0
POPSБу авылны элек-электән көнбагышчылар авылы дип йөртәләр.
Бу авылны элек-электән көнбагышчылар авылы дип йөртәләр. Гомер-гомергә Мордовия өлкәсенең Белозерье авылы халкы көнбагыш сату белән дан тоткан. Бүген исә сәүдәгәрлек кәгазь стаканнарга көнбагыш салып сатып утырудан гына узган, биредә өр-яңа заманча цехлар сафка баскан, сатуын да хәзер стаканлап түгел, тонналап саталар. Шул якларда "Татарстан яшьләре" журналисты Гөлнара Сабирова булып кайтты. Һәм "Мордовия Мәккәсе" дигән репортаж язды. КӨНБАГЫШ, ИТ, БӘРӘҢГЕ... Чытырдавыклы көнбагыш капларында “Республика Мордовия, Ромодановский район, село Белозерье” дигән адреска игътибар иткәнегез бармы? Безнең тукталышыбыз – шул адрес буенча. Белозерьены татарчага Аккүл дип тәрҗемә итүчеләр дә булган, әмма авыл халкы бу атаманы ошатмый, авылны Азюрка дип йөртә. “Дөрес булсын”, – дип миңа авыл исемен хәрефләп яздырдылар. Авылны тау башыннан күзәтәм. Күккә ашкан мәчет манаралары... Бер, ике, өч... җиде! 3 меңләп кеше яшәүче авылда җиде мәчет эшли. Сигезенчесенә нигез салганнар. Йортлар тө